Әтнә футболчылары финалга чыкты

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләрнең 2003-2004 елгы футболчылары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты дәвам итә. Тренер Таһир Вәлиуллинның шәкертләре Мамадыш шәһәрендә узган беренче әйләнештә – II урын, Кукмарада узган икенче әйләнештә I урын яуладылар. Нәтиҗәдә, бәйгенең август ахырында Казанда узачак финал өлешенә уздылар. Анда барысы республиканың иң көчле 8 командасы чемпионлык өчен көрәшәчәк – шулар арасында безнең Әтнә командасы да бар! “Футболчы егетләрне тарихка кердегез инде, дип куандырдым. Районыбыз футболчылары беренче тапкыр шундый зур уңышка ирештеләр. 3 ел дәвамында шөгыльләнү нәтиҗәсе бу”, – дип шатлана тренер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International