Әтнә районы үзәгендә асфальт юлны ямыйлар

2014 елның 12 июле, шимбә

Әтнә районы Олы Әтнә авылының Карл Маркс урамында асфальт юлны төзекләндерү эшләре башланып китте.

Үзәк аша узучылар техникалар кайнашкан урамнарга игътибар итми калмаганнардыр. Биредә ватык асфальт юлларны төзекләндерү эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта Карл Маркс урамында төзекләндерү эшләре бара. Моннан тыш, Камил Якуб, Пролетар урамнарында да мондый ремонтлаулар буласы. Алга таба тагын берничә урамда да бу төзекләндерү хезмәте көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International