Бердәм дәүләт имтиханнарында математика фәне буенча Күңгәр урта мәктәбе иң югары балла җыйды. Күңгәр урта мәктәбенең уңышлары сөендерә. Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында Күңгәр урта мәктәбе укучылары югары баллар җыюга ирештеләр. Гомумән, район буенча гына түгел, республикада да югары балл туплаган гимназия-көллиятләр арасында безнең район мәктәбенең булуы да мактауга лаек күренеш.шул уңайдан "Лидер ЕГЭ по математике 2014" исеменә лаек булып, Күңгәр урта мәктәбе барлык әйберләре дә булган математика кабинетына ия булды.
Бүгенге көндә биредә махсус республика программасы нигезендә ремонт эшләре бара.