Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Референдум Әтнәдә дә уза
2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Соңгы вакытларда референдум сүзен еш ишетәбез. Июнь аенда безнең райондагы дүрт авыл җирлегендә референдум уза. Референдум уздыруның максаты нидә? Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов белән шул хакта сөйләшәбез. - Референдум нәкъ тә сайлаулар кебек була - бу инде үзара салымны сайлау тәртибендә тавышка кую. Шул авыл җирлегендә яшәп. 18 яше тулган һәркем үзенең тавышын бирә алачак. Референдум безнең районда беренче тапкыр уза. Шуңа күрә дә иң элек бер дүрт авыл җирлегендә уздырып карарга булдык. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, үзара салым элек тә җыела торган иде. Тик бу юлы аннан аермалы буларак, республикадан да ярдәм булачак. Ягъни бер сумга дүрт сум күләмендә. - Җыелган акчалар нинди юнәлештә тотылачак? - Җыелган акчаны теләсә ничек тотып булмый, контроль бик көчле булачак. Референдумда күрсәтелгәнчә, акчалар авыл җирлегендәге халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан – юлларны төзекләндерү, зиратларны әйләндереп алуга, шулай ук урамнарны яктырту кебек хезмәтләргә сарыф ителәчәк. Һәм дә авыл җирлеге җитәкчеләре референдумда күрсәтелгән эшләрне башкаргач, халык каршында хисап тотарга тиешле. Инде җыелган акчалар быелгы елда тотылып бетелмәсә, икенче елга да шул эшләргә сарыф ителергә мөмкиннәр. - Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалид балалары булган гаиләләргә авырга туры килмәсме? - Үзара салым җыю вакытындагы кебек, бу юлы да һәр авыл җирлеге карары белән ташламалар раслана. - Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Газетабыз битләрендә басылып чыккан авыл җирлекләренең рәсми хәбәрләренә игътибар итми калмагансыздыр. Һәр авыл җирлеге җыеласы үзара салым суммасын үз мәнфәгатеннән чыгып билгеләгән. Бу хакта Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтов: “Безнең җирлектә һәркемне иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – юллар. Җыелган акчалар юл төзелешенә һәм дә референдумда күрсәтелгән максатларда тотылачак. Референдум үткәрүнең максаты да – үзебезнең җирлектәге проблемаларны хәл итүдә халыкны да җәлеп итү, катнаштыру. Ниндидер фикергә килгәнче өйдән өйгә йөреп кешеләр белән сөйләшеп чыктык”, - диде. Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова: “Элегрәк үзара салым хуҗалык башыннан җыела иде дә, ниндидер максаты да куелмый иде. Бу юлы җыелган акчаларның нинди эшләрдә тотылачагы күрсәтеләчәк”, - дип аңлатма бирде.
http://www.atnya-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз