Май бәйрәмен Олы Бәрәзә халкы өмә белән каршы алды

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Май яллары дәвам итә. Шулай да райондагы басу-кырларда, амбарларда эш кайный. Мәктәп укучылары белем ала. Кыскасы, авыл халкы тик тормый, юа, җыештыра.

Олы Бәрәзә авылы халкы да зур өмәгә чыкты. Авыл халкы, биредә тугып-үскән якташлары белән берлектә авыл зиратының әйләнәсен яңартты.

"Авылда Сабантуйлары уздырырга ярдәм иткән якташларыбызның тырышлыгы бу. Халык бердәм булып күтәрелде. Кемнең нинди техникасы бар: трактормы ул, КамАЗмы  зират янына алып төштеләр. Зиратның бер башыннан искесен сүтеп алалар, ул арада чүп-чарны төяп алып китеп торалар. Күз ачып йомганчы яңа коймаларны урнаштыралар да. Бер тик торган кеше юк биредә. Карап торуы ук күңелле. Аллага шөкер, һәркем барасы мәңгелек йортыбыз чистара, матурая" , - ди бәрәзәлеләр шатланып.

  Бу саваплы эштә хезмәт куйган һәркемгә Ходай Тәгалә  сәламәтлек, җан тынычлыгы насыйп итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International