Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Хәер-фатиха алып, эшкә тотындылар
2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Атна башында “Ленин” хуҗалыгында язгы чәчүгә керештеләр.
– Берәр көн көтсәк тә булыр иде, соңга калуыбыз бар, – диде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, “Иртәрәк булмасмы?” дип кызыксынуыма җавап итеп.
Фәлсәфи җавапның мәгънәсенә төшенергә теләп, юл буе уйланып кайттым. Икенче көнне иртән яңгыр төшкәли башлагач, аңладым мин аны... “Өстәвенә, соңгы басуларны чәчкәндә җирдәге дым да кипшергән булырга мөмкин”, – диде хуҗалык җитәкчесе икенче көнне узган әңгәмәдә.
Бәрәзә өстендәге 103 гектарлы басу янында күп санда трактор-машиналар, бер читтәрәк ике дистәгә якын кеше җыелган. Хуҗалык җитәкчесе, белгечләр, механизаторлар янәшәсендә хаҗилар – Гарәфетдин һәм Әдһәм хәзрәтләрне дә күреп, гаҗәпкә калдым. Миннән ким гаҗәпләнмәгән җитәкче: “Каян белеп килдегез?” – дип каршы алды. Сүзне хәзрәтләргә бирде ул. Ә алары:
– Чәчүне тиз арада төгәлләргә язсын. Шифалы яңгырлар яусын, елларга иминлек килсен, – дип изге теләкләр белән, язгы чәчүне башларга хәер-фатиха бирделәр. Нәфел намазын да укыдылар.
– Борчак чәчәбез. Елдагыча, аксакаллардан хәер-фатиха алып эшкә тотынабыз, – диләр чәчүче егетләр.
Илнар Биктимеров “ХОРШ” культиваторы таккан “Нью Холланд” белән җирне эшкәртә. Артыннан “СЗП”да Владислав Петкевич белән Айрат Сәмигуллин, Әхмәт Хәйруллин, Рөстәм Сираҗиев борчак чәчәләр. Соңыннан “ДТ-75” тракторында Равил Хәкимов катоклый. Шөкер, изге эшкә тотындылар, ахыры хәерле булсын... Шулай булыр да: басудан кайтырга кузгалганда илаһи матурлык – тракторлар гөрелтесе һәм кайдадыр күктә сайраган тургай тавышы озатып калды.
http://www.atnya-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз