Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Әтнәне онытып буламыни?!
2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Ә аларның күп өлешен бу юлы нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләре үзләре тәшкил итте. Кунак итеп чакыргач, бәлки башта ышанмаганнардыр да. Үзебез, “Әтнә таңы” журналистлары да ышанмадык. Чөнки, бу тантанага безне дә чакырдылар. Чакыруы гажәп тугел, алар үткәргән чаралардан калмыйбыз. Сәхнәгә чыгып КВН уйнау да, бәйгеләрдә катнашу да ят түгел хәзер, ияләнгән. Сәхнәнең ни икәнен белгәч, үзебезгә дә кызык. Авыл белән “купкан” чаклар еш була, тик бу юлы язучыларның дүртесен берьюлы чакырдылар. Аптырасак та, “чакырган җиргә бар...” дигәнне истә тоттык. Ярый әле барганбыз!
Алгарак китеп булса да әйтим, бу юлы безне дә котлап, “Рәхмәт хаты”, истәлекле бүләк, чәчәк букеты тапшырдылар. Бүләгеннән бигрәк мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдиновның хөрмәт белән: “Безнең белән бергә яшәгән, безнең белән борчылган, бер генә чарабыздан да читтә калмаган ”Әтнә таңы” коллективын бүләклибез”, диюе, ул әйтә башлауга тамашачыларның кул чаба башлавы кадерле иде безгә. Димәк, хөрмәт бар, без әле кирәк. Рәхәт булды, йөрәктән чыккан йәрәккә керә шул. Рәхмәт. Бер безгә генә дә әйтелмәде мондый рәхмәт сүзләре. Безгә кадәр дистәләгән мәдәният хезмәткәре олылап искә алынды.
- Хәлемнән килсә, бөтенегезгә дә бүләкләр өләшер идем, андый чаклар да булыр, сез булдырасыз. Мин сезнең барыгызны да яратам, ничек инде сезне яратмыйсың, бөтен җаныгызны биреп эшлисез, республикакүләм нинди бәйгеләрдә генә катнашмыйк, беренче-икенче урын- безнеке. “Алчәчәк” - бүген республика горурлыгы, ветераннарыбызны да олылап чакыралар. Без катнашмаган бәйгеләр калмагандыр. Ә җырчыларыбызга күз тимәсен, 12 җырчы егетебез төрле бәйгеләрнең җиңүчеләре, хәер сез аларның барыннан да хәбәрдар- дип тамашачыны таныштырды Азат Гыйльметдин улы. Монысы безнең хезмәт.
Тантананы башлауга, район советы рәисе Айрат Каюмов сүз алып, мәдәният елында эшлисе эшләргә тукталды. Мәдәният хезмәткәрләренең нинди зур хезмәт башкарулары хакында сөйләп рәхмәтен җиткерде. Билгеле коры рәхмәт сүзләре генә түгел иде ул, район хакимиятенең “Рәхмәт хаты”, истәлекле бүләкләрен тапшырды Айрат Фәнил улы. Иң куандырганы: әлеге бүләкләр мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләгән, ат арбаларында туңып концертларга йөргән, мәдәният йортларын ташкүмер белән җылыта алмый тилмергән, бүген, олы яшьтә булсалар да сәхнәдән төшмәгән ветераннарыбызга бирелде. Залда утырган тамашачылар арасында иң хөрмәтлеләре дә алар иде.
Чыгышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Бар инде бездә талантлар: Риваль Хисмәтуллин, Руслан Галимуллинның баянга җырлаулары, “Алчәчәк”, “Хыял” балалар җыр-бию ансамбле, әле генә Теләчедә узган “Йолдызлык” фестиваленнән беренче урын алып кайтты. Җырчы егетебез Радик Шәрәфиев та - беренче! Санап бетереп кара беренчеләрне...ветераннарның 26 ел эшләп килгән“Сөмбелә” вокал ансамбле...95 еллык тарихы булган, авыл районнары арасында бердәнбер дәүләт статусы алган театрыбыз гына ни тора! Аның артистлары Нияз Заһидуллин белән Зөһрә Галиеваның җырлаулары, Равил ага Хөснетдиновның “Төннәр буе йоклый алмый ятам” дип моңланулары...йөрәккә үтте.
Горурланып, куанып, шатланып кайттым тантанадан, бүгеннән башкала сәхнәсен тотарлыгыбыз бар. Театрыбызның 95 еллык юбилеен бөтен республика күләмендәге театр коллективлары, дәүләт җитәкчеләре белән бергәләп Әтнәдә билгеләп алгач, мәдәният белән театр коллективы берләшеп, Казан тамашачысын да, бигрәк тә үзебезнең якташларны сөендереп кайтырга кирәк. Казан артында Әтнә барын онытмасыннар.Хәер, безне онытып буламыни?!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз