Әтнә балалары Чаллыдан җиңү белән кайтты

2014 елның 23 марты, якшәмбе

Сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" балалар театраль коллективының Чаллыда узасы бәйгегә китүләре хакыгда хәбәр иткән идек.

"Если бы" дип исемләнгән өченче ачык Республика фестиваль-бәйгесендә безнекеләр 1 дәрәҗә лауреатка ия булдылар. "Бик ошаттылар безнең коллективны. Сезгә карап, бик күп яңалыклар ачтык, диделәр жюри әгъзалары", - диде укытучылары Алсу Хәкимова, икенче укытучылары Финә Сафиуллина сүзгә кушылып: "Һәркайсының телендә Әтнә генә, башка коллективлар да сокланып карады безнең укучыларыбызга", - диде.

Әтнәләр Чаллыда да үзләрен танытып кайттылар. Көндәшләренең борынына чиерттеләр. Молодцы! Чиратта тагын бәйге. Анысы хакында соңрак хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International