Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Әтнә сәхнәсендә – йолдызчыклар
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
«Созвездие-Йолдызлык» җыр-фестиваленең гала концерты булып узды.
Әлеге фестивальне көтеп алабыз. Шуңадамы тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәтта кырыйга урындыклар куярга туры килде. Аннары балалар арасындагы матурлыкны, самимилекне, җыр-биюгә булган сәләтлеләрне үз эченә сыйдыргангамы, һәрвакыт нинди дә булса яңалык көтәбез. Яшь талантларны күреп шатланабыз, алар белән горурланабыз. Быел да чыгыш ясаучылар сәхнә тотты: каушамадылар, оялмадылар, матурлар, чөнки барысы да үзебезнекеләр.
Һәр елдагыча фестивальгә зур өметләр багладык. Бу көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасы кырмыска оясын хәтерләтте. Әти-әниләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары – берәү дә читтә калмады.
Тик... Менә шул тик булмаса икән. Юк шул, нәрсәдер җитеп бетмәде.Коймакның эче пешми калды. Катнашучылар турында бары “Булдырдыгыз” диясем генә килә. Һәркем көченнән килгәнчә әзерләнгән. Шушы фестивальгә дип яңа кием тектерүчеләр дә бар иде. Елның-елында чыгышларында ниндидер үзгәлек булган бәрәскәләр, кышлаулар, күңгәрләрне быел да зур кызыксыну белән карадык. Фестиваль җыр-бию һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән үрелеп барды. Теләчедә узасы зона бәйгесендә чыгыш ясарга тиешлеләр дә нәкъ менә шушы көнне генә билгеле булды. Аларга дипломнар белән берлектә чакыру кәгазе дә тапшырылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә хәрби батырлык елы кысаларында юридик ярдәм күрсәттеләр
СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә хәрби батырлык елы кысаларында юридик ярдәм күрсәттеләр
28
апрель, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
⚡28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне!
⚡28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне!
27
апрель, 2026 ел
Гражданнарны кабул итү
Гражданнарны кабул итү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз