Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Әтнәдә әфганчылар концерты
2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Ел саен искә ала идек бу көнне, гадәткә кергән иде. Тик әле мондый чараны күргән булмады. Соңыннан сәхнәгә әфганчыларга рәхмәт әйтергә чыккан мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та дулкынлануын баса алмыйча: “Бүген эчендә җаны булган кеше тыныч кына карый, тыңлый алмагандыр. Еладык та, шатландык та... баш иям Әфганстанда балаларын югалткан аналар алдында, баш иям улларын сабыр гына көтә алган әти-әниләр алдында, баш иям Әфганчылар Сезнең алда... Бүгенге очрашуның “изюминка”сы менә шушы әфганчы ир-егетләрдән оешкан ансамбль иде. Китек-котыклары булса, үпкәләмәссез, 50гә җиткән ир-егетләрдән берничә көн эчендә генә ансамбль оештыру җиңел түгел. Һәркайсының гаиләсе, эше бар. Элек уйнаганнарын искә төшерергә дә вакыт кирәк булды. Ә алар булмый димәде, тырыштылар. Рәхмәт...” - әнә шулай ансамбльдә чыгыш ясаган Илнур Зарипов (синтезатор), Илдар Шакиров (гитара), Наил Әскаров (ударник), Илдар Сираҗиев(гитара), Фарис Биккинин (баян), Ирек Әскаров (баян), җырчылар Раил Касыймов, Илфар Галләмовка, һәркайсына, исемләп рәхмәт әйтеп, алкышлар астында Мактау грамотасы тапшырып чыкты.
...Сәхнәдә Нурзыя апа Хәйруллинаның: ”Бу көн безнең өчен бәйрәм була алмады” , дип күз яшьләренә буылганда, бөтен зал күз яшьләрен сөртте. Улы Зөлфәт турындагы хатирәләр белән уртаклашуын да тын да алмый тыңладык. Табут кайтып, зиратка алып баруларын искә алганда, кемнәрнеңдер: “Я, Раббым, сабырлык бир бу анага!” дигән тавышлары да ишетелде. Берүк фәрештәләрнең “Амин”, дип торган вакытларына туры килгән булсын иде. 30 еллап җан ачысы белән яшәгән ананың:” Гаеп итмәгез инде, матур итеп сөйли белмим, ничек бар, шулай әйттем. Бу әчене берәүгә дә күрсәтмәсен Ходаем”, дип үзен җиңеп сөйли алуын да алкышладык, аның янәшәсендә чыгыш ясаган солдат аналары Фәния, Хәлимә апаларны да аягурә басып,чәчәкләр бүләк итеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә, кул чабып озаттык.
Русча, татарча җырлаган ир-егетләрне дә алкышладык. Җитәкчеләре Ленар Кәбиров :
- Безгә һәр нәрсә сынау аша бирелә, бу да сезнең алда, залда утырган мәктәп балалары алдында сыналу...- дип ихтирамын җиткерде. Әфганчылар турында китап чыгарачакларын хәбәр итеп, әлегә әфганчыларга бастырылган кечкенә китапчык белән гвоздика чәчәкләре бүләк итте. Үзләре тарафыннан тыныч тормышта никадәр эшләнгәнлекне бәян итте. Алда эшләнәсе эшлэренэ дэ тукталды.
Әфганчыларны котларга сәхнәгә менгән, район башлыгы исеменнән әфганчыларга “Рәхмәт хаты”, сертификат тапшырган район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмовны да алкышлар белән хупладык. Татарстанның Арча һәм Әтнә буенча хәрби комиссары Алмаз Борһанов ир-егетләрне котлап, беррәттән аларны башлангыч хәрби хәзерлек белемнәренә өйрәткән мәктәп укытучыларына бүләк биргәндә дә, республика күләмендә “Батырлык урыны- Әфганстан” дип исемләнгән балалар иҗатына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр арасында Күңгәр мәктәбе укучысы Руслан Гаделшин һәм Күңгәр китапханәсе булуын белгәч тә кул чаптык. Әлеге җиңүчеләр белән бергә Ленар Кәбировка генерал-майор С.Н.Погодин исеменнән Диплом тапшырылганда да, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова патриотик айлык игълан итүләрен әйтеп, җиңүче Олы Әтнә, Түбән Көек, Комыргуҗа мәктәпләренә Мактау кәгазьләре тапшырганда да шатлыкның чиге булмады.
http://www.atnya-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз