Әтнәдә укытучылар спартакиадасы уза

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген укытучылар арасында кышкы спартакиада уеннары башланды.

“Бәйгеләрнең җиңүчеләре республика күләмендә узачак ярышларга баралар”, – дип аңлаттылар. Мәктәп укытучылары кышкы спорт төрләре: чаңгы ярышы, шорт-трек, шулай ук елның нинди фасылы булуга карамастан популяр саналган шахмат, канат тартышу, өстәл теннисы, “подтягивание”, “отжимание” буенча ярышалар. Иртәгә Арчага барып, волейбол буенча көч сынашалар. Бәйгене оештыруга мәгариф бүлеге, Укучылар йорты белгече Илфир Зәйнуллин күп көч куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International