“Мәңгәр” хуҗалыгының отчет-сайлау җыелышы узды.
Аның эшендә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнашты һәм хуҗалыкның узган елгы эшчәнлеге буенча үз фикерен белдерде.
Җыелган халык хуҗалык җитәкчесе Айдар Шәриповның чыгышын кызыксынып тыңлады. Кызыксынырлык та шул, бар җирдә кимегән бер вакытта, биредә хезмәт хакын алдагы елга карата 9 процентка арттыралар. 2013 ел нәтиҗәләре буенча уртача 12500 сум тәшкил итә. Монда хезмәт хакына гына 23 миллион 304 мең сум акча тотканнар. Шул ук вакытта акчалары төзергә, яңартырга да бар. Агымдагы елны 700 баш сыерга савым залы төзи башладылар. Бу хакта телгә алуым юкка түгел, чөнки хуҗалык кеременең төп өлеше – 60 миллион сумы сөт сатудан керә.
Айдар Шәрипов хуҗалык территориясендәге оешмалар белән, шулай ук чишмә, кое, зиратларны чистарту эшчәнлекләрен искә алды.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Тәлгать Мостафин үз чыгышында терлекләрне ашату технологиясенә тукталды, терлекләр сәламәтлегенә анализ ясады. Укучы хәтерлидер, “Мәңгәр”дә маститлы сыерларны һәм тояк авыруларын дәвалау буенча узган семинар хакында язган идек. Белгеч сүзләренә караганда, “брак”ка чыгарып ит комбинатына озаткан сыерлар саны 56га кимегән. Баш агроном Фәнис Тәхавиев хуҗалыкның юнәлешле технологиясе хакында сөйләде. Бу җәхәттән, терлек азыгы мәйданын 1200 гектарга җиткерү, яңа сортлар белән эшләү, ашлама туплауның дәвам итүе, тупланган тиресне басуга чыгару эшчәнлекләрен искә алды. Район башлыгы:
Шул ук вакытта сөт җитештерүдә төп күрсәткечнең үзкыйммәт булын ассызыклады. Әйтик, биредә үзкыйммәт – 12 сумнан артык. Ә район буенча ул 11 сум тирәсе генә. Димәк, район буенча сөт сатудан – 5 сум, ә “Мәңгәр” 4 сум гына файда күрә.
Хезмәт хакы дәрәҗәсе яңа төзелеп ятучы комплекста да чагылыш табар дип өметләник. Ул вакытта хуҗалык көн саен 20 тоннадан ким сөт сатмас дигән өмет бар.
Сөтнең колхозчы өчен төп күрсәткеч булуын мисал белән дәлилләде. Әйтик, 1990 елны район оешканда Биектау районы Әтнәдән 2 тапкыр күбрәк сөт сата иде. Ә хәзер без алардан 3 тапкыр күп сатабыз. Һәм бу колхозчы тормышында чагылыш таба.
“Мәңгәр” хуҗалыгының 2013 елгы эшен “канәгатьләнерлек” дип таптылар. Киләсе елга нәсел эшен җайга салып, терлекне нәселле итеп сатарга уйлыйлар. Биредә хезмәт хакын да 13100 сумга җиткерергә планлаштыралар.