Әтнәдә яңа технологияләр кулланып укыталар

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Олы Әтнә урта мәктәбендә узган семинар-киңәшмәдә мәктәп директорлары, укытучы эшләре буенча директор урынбасарлары катнаштылар. "Белем бирүдә яңа технологияләр куллану" дип исемләнгән темага багышланган семинар-киңәшмәдә Сингапурча уку системасы буенча дүрт дәрес күрсәтелде.

Рус теле әдәбияты буенча дәресне 11 сыйныф укучылары күрсәттеләр. Химия һәм тарих фәннәре 10нчы, ә математика дәресен 6 сыйныф укучылары күрсәтте. "Укытучылар Лилия Гарипова, Ләйсирә Бариева, Гөлнара Әхмәтова, Наилә Фазуллина бик матур дәресләр күрсәттеләр. Эчтәлекле, Сингапурча уку алымнарының барлык нечкәлекләрен күрергә мөмкин булды. Белем бирүдә яңа технологияләр куллану алымын хуплыйм", – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанова.
Дүрт дәресне караганнан соң, семинар-киңәшмәгә килүчеләр фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International