Район ветеринария станциясендә эшләүче мал табибы Шаһиев Салих Габдрахман улы Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан Мактау грамотасы алды. Анда, аерым алганда, “Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте” һәм “Республиканың иң яхшы эпизоотологларының берсе” булуы искә алына.