Шахмат ярышында 14 командадан 3әр егет һәм 1әр кыз катнашты. Шул исәптән, 18 яшькәчә шахматчылардан торган Габдулла Тукай исемендәге техникум һәм Олы Әтнә мәктәбенең өч командасы ярышты. “Бәйге бик кискен барды”, - диделәр катнашучылар.
20 мөмкинлектән 19 балл туплап, составында Илназ Шәйдуллин, Рәйхан Нәсыйхов, Ринат Галиуллин һәм Роза Кадырова чыгыш ясаган “Әтнә-1” командасы беренче урын яулады. Хәтта ки, көндәшләренә җиңүгә артык зур ышаныч бирмәде дияргә дә була. Икенче урынны кискен көрәштә Рамазан Рузметов, Марат Сабиров, Радик Кәримов һәм Зәринә Зиннәтова чыгыш ясаган “Мәңгәр” командасы алды. Команда 13,5 балл җыйды. Өченче урынны 13 балл җыйган, “Әтнә-2” командасына бирергә булыр иде. Тик алар зачеттан тыш чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, 11 балл туплап, “Комыргуҗа” командасы өченче урында булды. Тәбрис Гатауллин, Фәнис Гатауллин. Марат Шәрәфетдинов һәм Алия Галимова бик матур уеннар күрсәттеләр.
Егет-кызларның бу уңышында командаларның тренерлары зур роль уйный. Өйрәтәләр, уңышларына ихлас куанып, алар залга уйнарга кереп киткәч, борчылып утыралар.
Шәхси беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә.
Егетләр:
Кызлар:
Кызлар арасында өченче урын яулаган Алия генә Комыргуҗадан, башкалары Әтнә мәктәбеннән.