Бүген 8 гыйнвар көнне Әтнә районы үзәк мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында намаз уку бәйгесе оештырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, урын алучыларга өстәмә буләк тапшырылды. Кунгәр,Ташчишмә, Олы Мәнгәр, Бәрәзә, Бәрәскә, Каенсар авылларыннан балалар катнашты. Комиссиядә авыл имамнары Хакимңанов Вагыйз, Хөсәенов Әдһәм, Хәбибрахманов Габделфәрит, Галәвиев Әхлулла катнашты.