Әтнәдә Яңа еллар тыныч узды

2014 елның 1 гыйнвары, чәршәмбе

 "Аллага шәкер, хәвеф-хәтәрләр булмады. Яшьләр иртәнге сәгать бишенче яртыда Үзәк чыршы яныннан таралыштылар. Авылларда да тыныч узды", - диде Әтнә полиция ңитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов.

31 декабрьдә Үзәк чыршы яны сабантуйны хәтерләтте. Бәйрәм тамашасын карарга авыллардан да килгәннәр иде. Җыр, уеннар белән аралашып барган тамашаны Азат Бәйрәмов белән Руслан Галимуллин алып бардылар. Күрмәгәнне күрсәттеләр дә соң. Аукцион уенын да кәбестәне дә 2200 сумга сатып җибәрде алар. Олылар концерт караса, балалр рәхәтләнеп тау шушы биредә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International