2 июнь көнне иртәнге сәгать 09:00да Р. Бикчантаев исемендәге Түбән Бәрәскә авыл мәдәният йорты каршында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылган «Ура, каникуллар!» дигән күркәм күңел ачу программасы узды. Яшь катнашучылар ике командага бүленеп,күңелле эстафеталарда үзләрен сынадылар. Анда нәрсә генә юк иде: киез итекләрдә тизлеккә йөгерүләр, зур чалбарларда бергәләп узышлар, себеркегә атланып сикерүләр, туп белән йөгерү һәм кашыклар белән стаканнарга су салу. Капитаннарга аерым сынау әзерләнде — күзләре бәйләнгән килеш, чәчелгән тупларны чиләккә җыйдылар. Балалар чын осталык, чыдамлык һәм команда рухы күрсәттеләр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше чыннан да матур һәм кызыклы икәнен исбатладылар. Ә бәйрәмнең иң матур мизгеле булып барлык катнашучылар алган татлы бүләкләр булды. «Татарстанда Җәй»проектыны кысаларында үткәреләчәк чараларын афишаларын түбәндә курсәтелгән сайт аша күзәтеп бара аласыз: https://leto.tatar/