Әтнә районы Олы Әтнә мәктәбендә – "Эрудит клуб"

2013 елның 15 декабре, якшәмбе

Олы Әтнә урта мәктәбенең компетентлык үзәге икәнен газета укучыларыбызга күптән хәбәр иткән идек. Белем, тәрбия  дәрәҗәсе дә әлеге исемне аклау өчен эшләнә. Укытучылар коллективы да йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Укучылары да мәктәбенә тәңгәл. Быел үткән район олимпиадалары нәтиҗәләре дә йөзгә кызыллык китерми. Бу хакта сүз чыккач, мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары Фәрдия Исмәгыйлева:

– Аллага шөкер, укытучыларга да, әти-әниләргә дә, укучыларның үзләренә дә рәхмәт, тырышалар. Быел физкультура фәненнән 4 укучыбыз: Илүзә Мәгъсүмова, Динур Галимҗанов, Айнур Фазуллин, Алия Гайфуллина I урын алдылар. Экология  фәненнән 1 җиңүчебез бар. Ул – Биктимерова Гөлнур.  Биологиядән җиңүчеләр 3: Ләйсән Гарипова, Гөлнур Биктимерова, Зөһрә Хәкимҗанова; җәмгыять белеменнән 2 призер:  Фирүзә Һадиева, Камилә Абдуллина. Физикадан1 җиңүче: Илназ Шәфигуллин, 2 призер: Илсаф Әхмәтгалиев, Илназ  Мөхәрләмов; Астрономиядән 1 җиңүче: Илназ Мөхәрләмов. Бу укучыларга  бәлки республика күләмендә дә көч сынашырга туры килер,– дип сөендерде.

– Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен бәлки үзгәрәк чаралар керткәнсездер?

– Үзгә дип, үзгә үк түгел инде ул. Мәктәптә “Эрудит клуб” оештырдык. Чирек саен бер бәйгесен үткәрәбез. Ике команда  көч сынаша. Командаларга һәр сыйныфтан ике укучы сайлап алына,  дөресрәге укучылар үзләре тәкъдим итәләр. Тагын мәктәбебездә стендларны яңарттык. Методик берләшмә мәгълүматлары яңару белән беррәттән сораулар-биремнәр дә  шул стендка куела. Укучылар шул сорауларны алып үзләре җавап табалар, мәсьәләләрне чишәләр. “Эрудит клуб” бәйгесендә дә шул биремнәр кулланыла.  Җиңүчеләргә бүләкләр бирәбез. Укучыларыбызга әлеге яңалык бик ошады. Файдасын да күрәбез. Төрле бәйгеләрдән укучыларыбыз урыннар алып кайта. Әле күптән түгел Кукмарада узган экология конференциясеннән Алинә Апайчева III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Узган атнада V-XI сыйныф укучылары онлайн-тестлар үтте, дүртенчеләребез 4 фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар. Әзерлекнең файдасы тими калмагандыр.

Коллектив яңа елны каршыларга әзерләнә бүген. Бизәү, матурлау эшләре белән мәшгуль алар. Анысын соңрак үзебез дә күрербез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International