Яңа ел бәйрәме үзгә булачак

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Район мәдәният бүлеге шулай дип ышандыра. Бөтен серне әле үк ачып бетермичә, бер өлешен хәбәр итәргә булдык. “Боз сарае” быел да төзеләчәк, ләкин аның проекты бераз үзгә була. “Һәр елдагыча быел да оешмалар белән бергәләп башкарачакбыз, бозның азрак калынайганын көтәбез. Әгәр “Боз сарае” өлгерсә, “Елка”ның ачылышы 25 декабрьгә көтелә. 30 декабрьдә бина эчендә, ә 31е көнне урамда – чыршы төбендә бәйрәм итәчәкбез”,– ди район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов. Һәр оешма үзенең Кыш бабае белән Кар кызын киендерергә әзерләнә торсын – монысы сернең бер өлеше.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International