Армиягә алынуның көзге чакырылышы тәмамланып килә. 19-20 яшьлек егетләр арасында узган бу бәйгегә Арча белән Биектаудан да командалар чакырылган. Һәм билгеле үзебезнең Әтнә командасы да катнашты. Чараны район мәдәният, спорт бүлекләре Арча военкоматы белән берлектә үткәрде. Ачылу өлешендә район башкарма комитеты рәисе Габделнур Мәрданов та катнашты.