Күәм урта мәктәбенең “Эзтабар” түгәрәге бик уңышлы эшли.
Башлангычы исә,түгәрәк җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Равил Садриевкә барып тоташа. Аның белән түгәрәкнең эзләнү эшләре хакында сөйләштек.
Әйтик, ветеран-укытучы Фәргать Фәизовның әтисе Гарифҗан абый үз вакытында бик матур итеп мөгез тараклар ясаган. Ә түгәрәк әгъзасы Инсаф Сафинның өлкән бабасы Сафаның шан сугучы, ягъни, берничә тонна су керүче кыршаулы кисмәк әзерләве ачыкланган. Бу уңайдан укучылар видеопрезентация дә әзерлиләр. Биредә бар да документлаштырылып беркетелгән.
Бер үк вакытта үзебезнең кантонны өйрәнәләр. Тарихи документацияләрне Татарстанның Үзәк архив директоры, безнең якташыбыз ярдәмендә юнәткәннәр. Бүгенге көндә районга керүче авыллардагы XX гасыр башларындагы партия ячейкаларының җыелыш беркетмәләрен ачыклыйлар. Латин графикасы нигезендә язылганнарны безнеңчәгә тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр.
Кыскасы, күләмле эш бара биредә.Бик зур архив тупланган. Түгәрәкнең эшчәнлек юнәлеше башка булса да, җыйган мәгълүматлары нигезендә спектакльгә кадәр куялар. Әйтик, зур шау-шу кузгаткан “Әти кайтты” спектакле шундыйэзләнүләр нәтиҗәсендә туган.