СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ 90 ЯШЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Иске Өҗем авылында гомер итүче сугыш ветераны Шәфыйкъ Хөрмәтуллин да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 

Кеше гомерен кеше яшәми, диләр. 16 яшендә үз теләге белән Амур якларына чыгып киткән Шәфыйкъ, Бөек Ватан сугышы башлангач, яше тулы белән сугышка алына. Мәскәү өчен барган сугышларда яраланып, бер аягын калдырып, туган якларына исән-имин кайтырга насыйп була аңа.
– 19 яшемдә аяксыз калып, туган авылга кайтып төштем. Яшәрмен дип уйламадым. Биредә дә фәкыйрьлек. Аллага шөкер, гаилә кордым, иптәшем белән биш бала тәрбияләп үстердек. Балаларым бик әйбәт булдылар, бүген аларның кадер-хөрмәтендә гомер итәм. Тормыштан авырсынмадым. Зарланырлык булмады, – диде Шәфыйкъ бабай. Сүзгә Наил улының тормыш иптәше Фәния апа кушылды.
– Моннан утыз ел элек, шушы төп нигезгә килен булып килдем. Әти-әни бик зур терәк булдылар. Балалар үскәндә дә аларга калдырдык та, эшкә чыгып киттек. 73 яшенә кадәр әти тимерче булып эшләде, – диде.
Сөбханалла Шәфыйкъ бабай. Күзләр тимәсен. Аның сугыш турында хатирәләрен, туган көне белән котларга килүчеләрнең һәркайсы тын да алмый тыңлады.
Туларк язманы “Әтнә таңы” газетасыннан укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International