2025 елның 04 февралендә Әтнә районы Советының чираттагы утырышы булды, анда 2024 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары ясалды һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Нәзиров Алмас Әмин улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Нугаев Камил Әсгать улы катнашты.
Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Әтнә районының 2024 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турындагы нотык белән чыгыш ясады. Шулай ук «Тукай» директоры И.Р. Хәкимов, Кышлау авыл җирлеге башлыгы А.Х. Кашшапов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы И.Ф. Мөхәммәтшин чыгыш ясадылар.
Утырыш азагында һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән район хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.