Олы Мәңгәр мәктәбендә очрашу

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Күптән түгел безнең мәктәптә сугыш чоры балалары белән очрашу булып узды. Әлеге кичәгә без алдан ук әзерләндек.  Өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары, без, укытучыларыбыз Гөлшат апа Мәхмутова, Рәмилә апа Ягудина, Алсу апа Камалетдинова белән бергәләп шул чор турында белгәннәребезне барладык. Очрашу ачык дәрес формасында барды. Аның исемен “Кем ул сугыш чоры балалары?” дип атадык. Башта без мәктәп музеена экскурсия  ясадык. Биредә сугыш вакытында безнең авылда яшәгән латыш балаларының тормышы белән таныштык. Ачык дәрескә кунаклар да чакырдык. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган  укытучылар Илсур абый Шакиров, Фәрит абый Мостафин һәм күп еллар колхозда  тегермәнче булып эшләгән Мөхәммәт абый Вәлиев безгә ул чор турында бик кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Авыр сугыш еллары, аннан соңгы хәерчелек аларның сабый чакларына, үсмер елларына туры килгән. Сораулар да күп булды аларга. Өченче сыйныфта укучы Диаз Сираҗиев башкарган “Күрәсем килә” җырына мәктәп укучылары тарафыннан клип төшерелгән иде. Кунаклар белән бергәләп әлеге клипны да карап уздык. Соңыннан барыбыз да басып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның бер минут тынлык белән искә алып уздык. Кунакларыбызга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырдык. Бу очрашудан без күп нәрсәләр белдек. Ничек кенә авыр булмасын, бирешмәскә, һаман алга барырга кирәк икән. Әнә бит, өлкәннәр сөйләве буенча нинди генә кыен вакытлар булмаган. Әмма алар тырышканнар, укыганнар, хезмәт куйганнар. Һәм бүген алар – авылыбызның мөхтәрәм кешеләре.  Әлеге очрашуны оештыручыларга да, кунакларга да бик рәхмәтле без.

Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары Айзат Филатов, Айзат Гәрәев һәм Риназ Шакиров
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International