Әтнә районы мәгариф яңалыклары

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

 Мәгариф яңалыклары

Татар халкының бөек шагыйре, якташыбыз Сибгат Хәкимнең 100  еллык юбилеена багышланган республикакүләм зур чара үтәчәк. Әлеге чарага республиканың башка мәктәпләреннән дә укытучылар киләчәк. Анда шагыйрьнең авылдашы, бүгенге көндә Кукмарада балаларга белем бирүче Зөмәрә Җиһаншина “Сибгат Хәким иҗатына  багышланган республика укытучыларының дәрес үрнәкләре” дигән китабына презентация  үткәрәчәк. Район мәгариф бүлеге, мәктәп укытучылары әлеге чарага әзерләнәләр.

 

Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячеләре Рафия Мостафина, Гөлсия Әхмәтханова “Тылсымлы куллар” журналы уздырган бәйгедә махсус призга һәм Дипломга лаек булдылар. Казанда булган бүләкләү тантанасында катнаштылар. “Без тәрбиячеләребез өчен шат, ә балаларыбыз “Көзсылуда кунакта” дип исемләнгән бәйрәм чарасына хәзерләнәләр”,– дип хәбәр итә өлкән тәрбияче Лилия Гарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International