“Яшә – урман” акциясе кысаларында Күәм урта мәктәбендә яшь агач үсентеләре утырттылар.
Тарихка күз салсак, Әлеге бәйрәм “Бөтендөнья агач утырту көне” буларак 2 гасырдан артык булган тарихка ия. Үз вакытында ул СССРда да экологик бәйрәмнәрнең иң күренеклесе исәбендә йөрде. Ә Россия тарихына нәкъ менә мәктәп укучылары тарафыннан үтеп керде.
5 октябрь көнне Күәм урта мәктәбенең укытучы Равил Садриев җитәкләгән VII сыйныф укучылары миләш, юкә, балан агачлары утырттылар. Бу эштә мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов, “Ашыт” дәүләт заказнигы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов башлап йөрделәр.