Яңа бәйге

2013 елның 6 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек начальнигы Алмаз Борһанов “Әтнә таңы” газетасы белән берлектә “Кем ул патриот?” исемле яңа конкурс игълан итә.

Конкурсның исеме үк уйланырга мәҗбүр итә. Ватанга булган мәхәббәтне, патриотлыкны ничек исбатларга соң? Каһарманлык ничек туа? Туган ил, газиз җир өчен нинди изге эшләр кылырга була?

Патриот, мөгаен, туган ягына булган мәхәббәтен кылган гамәлләре аркылы исбатлыйдыр.Темалар күптөрле булырга мөмкин. Әйтик, кемнеңдер улы, туганы, дусты армиядә хезмәт итә икән, нишләп әле бу хакта язмаска! Безнең арада армиягә үз теләге белән китеп, үрнәк алырлык итеп хезмәт итүчеләр бик күп. Бөек Ватан сугышы, әфган, чечен сугышларында катнашучылар хакында кызыклы мәкаләләр язарга була. Суда батучыны яки ут эчендә калган кешене үз гомерең бәрабәренә коткаруны да батырлык дип санап була. Өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга ярдәм итүчеләр турында да язарга мөмкин.

“Кем ул патриот?” конкурсы мәктәп укучылары арасында оештырыла. Кадерле укучылар! Сездән хатлар көтәбез. Мәкаләләрне Алмаз Борһанов җитәкчелегендәге редакция, ветераннар советы, мәгариф бүлеге, “Хәрби туганлык” җәмәгать оешмасы составындагы жюри бәяли. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

Мәкаләләрне хәрби комиссариат бүлегенә: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 31нче йорт адресы яки voenkomat_arsk@mail.ruэлектрон почтасы аша җибәрергә мөмкин. Телефон: 3-15-41. Мәкаләләр район газетасында бастырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International