Республиканың "Иң яхшы тәрбиячесе "– Әтнәдә

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Гомерләрен нәни балаларга белем бирүгә багышлаган тәрбияче апаларыбызның  сентябрь ахырында  һөнәри бәйрәмнәре.

Бәйрәмнәре тыйнак кына билгеләп үтелсә дә, хезмәтләре бик зур хөрмәткә лаек аларның. Сабыйларның нәни күңелләренә белем орлыкларын беренче булып нәкъ менә алар сала. Заман таләпләре кечкенәдән туган телне генә түгел, рус һәм инглиз телләрен белүне дә таләп итә. Олы Әтнәнең “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гарипова сабыйларны рус теленә өйрәтү белән шөгыльләнә. Ул үзе Казан кызы. Олы Әтнәдә тормышта. Рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле белгечлеге буенча педагогия институтын тәмамлаганнан соң, мәктәптә үз фәне буенча укытып  алган. Бүтән һөнәр иясе буларак та үзен сынап карарга өлгергән ул. Әмма нәниләрне ярату, сайлаган һөнәренә тугрылык үз эшен эшләми калмый. Гүзәл  балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Узган  уку елын рус теле белгече буларак башлап җибәрә. Хезмәт стажы елдан аз гына артык булса да, “Иң яхшы беллингваль балалар бакчасы” республика бәйгесендә катнашып,”Иң яхшы тәрбияче” исеменә һәм ноутбук өчен сертификатка лаек булган ул. Әлеге бәйгедә республиканың 68 мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре катнашкан. Бу уңайдан шуны да әйтеп узасым килә, рус теле шөгыльләре балалар бакчаларында Сәбилә Гаффарова авторлыгында махсус “Изучаем русский язык” китабы буенча алып барыла. Бәйге барышында Сәбилә ханым һәм аның хезмәттәшләре “Кояшкай”га үзләре дә кайтканнар. Биредә алар күргәзмә әсбаплар белән танышканнар, Гүзәлнең шөгыльләренә анализ ясаганнар.  Сынатмаган ул – нәтиҗәсе дә күз алдында. Татар телле сабыйларга рус телен өйрәтү бик җиңелләрдән түгел икәнен үзебез дә аңлыйбыз.

Монда  тәрбияченең төп таянычы – әти-әниләр. Гүзәл үзе дә:

  • Өйдә шөгыльләнгән бала әллә кайдан аерылып тора. Андый бала тизрәк отып ала, омтылышы да көчле. Шуңа да әти-әниләргә киңәшем шул – балаларыгызга рус телендә дә әкиятләр укыгыз. Һич югы бераз гына русча мультфильмнар карау мөмкинлеген бирегез,- ди.

Әлеге китап буенча укытуның нәтиҗәсе өч елдан соң беленергә тиеш. Быел бездә ул икенче елын өйрәтелә. Шуңа да карамастан, нәтиҗәне хәзердән үк ясарга мөмкин. “Кояшкай” балалар бакчасының хәзерлек группасындагы рус теле шөгылен күргәннән соң  шуңа инандым. Сорауларга җавапларны да төгәл бирәләр, үзара да матур итеп сөйләшәләр. Бу һичшиксез Гүзәл Гарипованың тырыш хезмәтенең җимешләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International