Татарстан Республикасы ветераннары арасында VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең муниципаль этабы

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VIII Республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Элеге фестивальгә катнашучылар саны аеруча күп булып,анда аерым катнашучылар белән беррәттән, фольклор коллективлар да чыгыш ясады. Фестивальдә пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручылар, шулай ук, хезмәт стажы буенча пенсионерлар катнашты.

Бәйгедә,төп бәяләү критерийлары: башкару осталыгы дәрәҗәсенә,башкару үзенчәлегенә,чыгышның бизәлешенә жюри тарафыннан аерым игътибар бирелде.

Бәйге ике этаптан:

1нче этап ярымфинал (алда бүленгән график буенча);

2 нче этап – финал. Ярымфиналда сайлап алынган концерт номерлары финалда катнашу хокукына ия булалар.Фестивальнең  Гала – концерты 31 январь көнне Яңа Әтнә мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International