Үзәк чыршының тантаналы ачылышы

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Үзәк чыршының тантаналы ачылышы 26 декабрьдә Олы Әтнә авылындагы боз сараенда узды. Әлеге чара - Әтнә районында узачак Яңа ел бәйрәмнәренең традицион башлангычы. Бәйрәм программасы Әтнә районы оешмаларының чыгышлары белән ачылды.Аннары ачылышка, барлык авыл җирлекләре, шулай ук ​​кайбер оешмалардан Яңа ел бәйрәменә үз фантазияләрен кушып бизәлгән транспортлар юл тотты. Быел транспортлар бик үзенчәлекле бизәлгән иде:җиңел машиналар, Камаз һәм төрле тракторлар. Иң зәвыклы итеп бизәлгән транспортны компетентлы жюри бәяләде. Транспортның иң яхшылары сайланып, урыннар билгеләнде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары 12 авыл җирлеге һәм 2 оешманың Кыш бабайлар һәм Кар кызлары мәйданга узды. Алар белән янәшә шулай ук,шат ярдәмчеләре – Аждаһа да бар иде.
Әлеге бәйрәмне халык җылы кабул итте.Алар Яңа ел чыршысын һәм Кыш бабайны түземсезлек белән көттеләр. Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фанил улы Каюмов кунакларны киләсе Яңа ел белән котлады. .
Быел Яңа ел чыршысы янындагы мәйдан, инде күпләр яратып өлгергән балкып торган фигуралар һәм гирляндалар белән бизәлде. Монда күңел ачу һәм бәйрәм итү хөкем сөрде. Яхшы кәефне иң яхшы солистлар һәм иҗади төркемнәр тудырды, алар яраткан һәм һәркемгә таныш җырларны башкардылар. Бәйрәм программасының атмосферасы якты, онытылмаслык, уңай иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International