Районыбызда гомер кичереп, 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр арасында Олы Мәңгәр авылыннан Мөнәвәрә Сафина да бар. “Ышанып та булмый, 90 ел гомер кичергәнемә”, – ди ул үзе. Берара уйланып торганнан соң: “Тормышның барлык авырлыкларын да күрдек. Минем яшьтәшләрем күптән гүр иясе инде, урыннары оҗмахта булсын. Ә Ходай Тәгалә миңа шуның кадәр гомер биргән”, – диде.
Мөнәвәрә әбине авылдашлары да хөрмәт итәләр. Исемен телгә алуга ук, “Кеше күңеленә ял бирә торган кеше ул”, – диделәр. Гомер буе колхозда эшләп, көтүгә кадәр көткән Мөнәвәрә әби уфтана да, сукрана да, зарлана да белми. Эчкерсез, кечкенә генә өенең кем генә килеп ишеген шакымасын, якты йөз белән каршы ала. “Олысы да, кечесе дә килә. Белгән догаларымны укып, һәркайсына ярдәм итәргә тырышам. Рәхмәт яусын, бусагамнан кеше өзелми”, – ди Мөнәвәрә әби елмаеп. Кышкы чорда төпчек кызы Рәхиләсе янына Казанга китә.
Ә язмыш дигәнең, Мөнәвәрә әбине дә күп сынаган. Ачлык-ялангачлык, мәрхәмәтсез сугыш еллары, укыйсы килсә дә, 4 класс белем генә ала алуы, ялгызы өч бала тәрбияләп үстерүләр – берсе дә эзсез югалмаган.
– Сугыш тәмамланган елны, абыйның хәбәрсез югалды дигән кәгазе килде. Әнием бик күпне күрде. Шулар исләремә төшә дә, йөрәкләрем әрнеп куя. Ничек түзде икән әнием, дип куям, – дип үзенә тормыш биргән әнисен олылыклап искә алды Мөнәвәрә әби. Сүзен дәвам итеп: “Кечкенәдән әнием өйрәткән догаларымны укыйм. Йөрәкләрем рәхәтләнеп китә. Кечкенә вакытта өйрәнгәннәр онытылмый икән. Алга таба да укырга насыйп итсен иде дә, әлеге догаларым шатлык догаларым булып, һәркемгә күңел тынычлыгы бирсен иде”, – диде.
Мөнәвәрә әбине тыңлап утыруы да рәхәт. Озын-озын аять-сүрәләрне тын да алмый укуын тыңлагач, хәтеренә дә сокланып куясың. Сөбханалла. Ходай Тәгалә якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен үзенә.