Яңа Әтнә мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган традицион хәйрия марафоны узды. Ул 1 декабрьдә башланган инвалидлар декадасының соңгы этабы булды. Акция кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Районыбызның ярдәмчел кешеләренә, бу игелекле эштә катнашкан барлык оешма хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.