“Авылым яшьләре” дип исемләнгән 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булган яшьләр арасындагы бәйге

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 9 нчы һәм 10 нчы декабрь көннәрне яшьләрне сәнгатькә,сәхнәгә тарту максатыннан“Авылым яшьләре” дип исемләнгән 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булган яшьләр арасындагы бәйгенең I нче ярым финалы башланып китте.

9 декабрь көнне – Олы Мәнгәр авыл җирлеге,Олы Әтнә авыл җирлеге,Ю.Сәрдә авыл җирле.
10 декабрь көнне - Бәрәскә авыл җирлеге,Күлле Киме авыл җирлеге,
Т.Көек авыл җирлеге,Күәм авыл җирлекләре катнашты.Һәрбер авыл җирлегендә я концерт номерлары,яки театраль күренешләр белән аралашып алып барылды. Авыл яшьләре барсы да әзерләнеп килгән,үзләренең матур чыгышлары белән халыкны ял иттерделәр.Тамашачы таң калып карады. Бәйге  булгач жюри әгъзалары да булды.Алар үзләренә йөкләнгән вазифаларын төгәл үтәделәр.Яшьләребез булганда,киләчәгебез дә матур,өметле булыр дигән теләктәт калабыз.Киләсе бәйгебез 16 декабрь көнне була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International