Коррупциягә каршы юнәлештәге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурс махсус профессиональ белем бирү учреждениеларында укучы студентлар  һәм  мәктәп укучылары арасында өч номинациядә узды. “Бел һәм рөхсәт итмә!” иҗади эшләр номинациясендә плакат һәм видеороликлар,   “Илемнең киләчәге минем кулларда !”  иҗади эшләр (сочинение-эссе) номинацияләрендә районыбыз мәктәп укучыларыннан бик күп эшләр кабул ителде. Муниципаль этапта җиңү яулаучы эшләр республика комиссиясенә тәкъдим ителде. Районыбызның ике укучысы: Шигапова Назлыгөл Республикада плакат номинациясендә (Күңгәр урта мәктәбе  7 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ахатова Ләлә Әнәс кызы) һәм Сибагатуллин Искәндәр татар телендә сочинение-эссе номинациясендә  (Бәрәскә урта мәктәбе  9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ахметзянова Хиндия Мөхәммәтҗан кызы)  җиңү яулап гран-прига ия булдылар. Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны җиңүләре  белән котлап уңышлар теләп калабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International