2024-2026 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында территориаль килешү төзелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елның 6 декабрендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышында Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты, Әтнә муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы һәм Әтнә муниципаль районы эш бирүчеләре арасында 2024-2026 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында территориаль килешү төзелде. Килешү эшчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүне, Әтнә районы территориясендә хезмәт хакы дәрәҗәсен саклауны, шулай ук (эш бирүчеләр ягыннан) яшьләрнең торак шартларын төрле механизмнар кулланып яхшыртуны, зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне арттыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International