Лябиб Лерон белән очрашу булды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бәрәзә төп  белем мәктәбендә татар шагыйре, язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премияләре лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Лябиб Лерон белән очрашу булды. Мәктәпнең «Мизгел» театр коллективының яшь актерлары аның «Аңгыра сарык җүләре» пьесасыннан өзек куйдылар. Шагыйрьнең шигырьләрен һәм хикәяләрен сөйләделәр. Шагыйрь туган телне белүнең мөһимлеге турында сөйләде, буш вакытларда күбрәк китаплар укырга киңәш итте. Балалар аңа сораулар бирделәр. Очрашу истәлегенә Л.Лерон журналлар һәм автографлы китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International