Конкурста районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Укучылар бәйге шарты буенча плакатларда һәм видеоларда җәмгыятьтә коррупция кебек тискәре күренешкә үз мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Биремнәр өстендә эшләгәндә, укучылар сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр. Иҗади эшләрен район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина, район мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча начальнигы урынбасары Гөлфия Шаһидуллина һәм мәгариф бүлеге методисты Гөлшат Әхмәтгалиева бәяләде.
Иң яхшы эшләр коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсның республика этабына җибәрелде. Муниципаль этап призерлары грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.