Иске Мәңгәр авылына - яңа фельдшер-акушерлык пункты

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Иске Мәңгәр авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

 Атнага якын яңгыр койса да, Ходайның рәхмәте белән  үткән шимбә иртәсендә иртәдән чалт аяз иде. Һава торышының шулай кинәттән үзгәрүе көзге мәшәкатьләргә ничек тотынырга белмәгән авыл халкының күңелен күтәреп җибәрсә, Иске Мәңгәр халкы өчен бу көн икеләтә сөенечле  булды. Авылның кыл уртасында, мәчет белән янәшәдә үсеп чыккан әлеге бина ачылуга өлкәннәрдән дә ныграк шатланганы булмагандыр. Мондый медпункт биредә элек тә бар иде. Әмма ул бина инде шактый ук таушалган, искергән.

    Якты, матур яңа бина өчен авыл халкы республика, район җитәкчелегенә, аеруча оештыру эшләрен үз кулына алган  район больницасының баш табибы Азат Гариповка рәхмәтле. Ә баш табиб  исә үз чиратында яңа пункт төзелешенә зур өлеш керткән “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шәриповка, “Сельхозтехника” җитәкчесе, шушы авыл егете Мөдәрис Шиһабетдиновка, булышкан һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерде.

  Заманында бу авылда беренче пункт ачылуына күп көч керткән, җирлекнең ул еллардагы авыл советы җитәкчесе Рауза апа Сабированың да авыл халкына теләкләре чын күңелдән иде. Авылның имамы Мөхәммәтвәли Сәфәргалиев хәер-фатихасын биргәннән соң, символик тасмаларны кисеп, халык эчкә үтте. Биредә исә аларны  фельдшер Клара Нуриева каршы алды. Клара үзе Бәхтияр авылында яши, күп еллардан бирле Иске Мәңгәр халкына хезмәт куя. Бина тышкы яктан алай зур кебек булмаса да, эчтә халык сәламәтлеген саклау өчен бөтен шартлар тудырылган. Сабыйлар өчен аерым бүлмә, хатын-кызлар өчен аерым...  Махсус программа буенча фельдшер-акушерлык пунктлары моңарчы Ары, Югары Сәрдә авылларында ачылган иде инде. Ниһаять, Иске Мәңгәр халкы да яңа пунктка иреште. Шуны да әйтеп үтәсе килә, авыл елдан-ел яшәрә, матурлана. Берничә ел элек биредә яңа мәчет төзелгән иде. Хәзер менә аның янәшәсендә пункт бинасы да ачылды. Авылда яшьләр күп. Һаман да шул Рауза апа тырышлыгы белән ачылган балалар бакчасы гына кызганычка каршы, берничә ел элек ябылды. Сабыйларны кем Әтнәгә, кем Олы Мәңгәргә йөртергә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, авыл халкы өчен фельдшер-акушерлык пункты ачылу киләчәккә өмет уята. Халык өчен кабул ителгән махсус программалар нигезендә авылның яшәеше яхшы якка үзгәрүгә ышаныч дөрестән дә зур. Шулай гына була күрсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International