Бердәмлекне юлдаш итеп, мәңге яшә игенче

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бәрәскә мәдәният йортында "Бердәмлекне юлдаш итеп, мәңге яшә игенче" дигән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган кичә үтте. Кичәдә авылның, халыкның хәзерге тормышы, көнкүреше элеккегедән ничек аерылып торуы һәм ни дәрәҗәдә узгәрүе, алга китүе күрсэтелде. Авылыбызның җырга-моңга гашыйк үзешчән артистлары, "Яз" вокаль ансамбле, "Балкыш" бию коллективы, егетләр ансамбле, алдынгы механизаторлар,  Бәрәзә авылыннан "Йолдыз" ансамбле чыгыш ясады, тамаша видеолар белән тулыландырып барылды. "Гомәр абыйнын" агитбригада кызлары чыгышы, кичәне тагы да ямьләндерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International