Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Күшәр мәдәният йортында “Тал бишектә үстем мин дә” исемле бишек җыенының йомгаклау кичәсе үтте. Бишек җыены ТР Диния Нәзәрәтенең Олы Әтнә авылы үзәкләшкән җирле дини оешма-Әхәд мәчете белән берлектә 14 яшьтән өлкәнрәк иҗат итергә яратучылар арасында уздырылды. Бәйгегә катнашучы тарафыннан гаиләдә буыннан буынга тапшырылып килүче бишекләр турында, аларның тарихы турында истәлек-хатирәләр, бүгенге көндә бишек җырларының гаиләдәге роле турында язма эшләр яисә үзе иҗат иткән бишек җырлары тәкъдим итте. Бәйгегә хикәя, эссе, инша яки шигырь формасында барысы 50 гә якын иҗади эш кабул итеп алдык.
Кичәдә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү, иң матур эшләр белән танышу, “Чишмә”, “Сердәшләр”, “Чулпан” вокаль ансамбльләре чыгышлары, җыр-бию белән аралашып барды.