Ашыт спорт комплексының актлар залында 2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе А.Ф. Каюмов үткәрде.
Утырышта Казан шәһәрендә үлчәү һәм габарит контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Космаков Олег Валериевич, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлек башлыгы Гарипов Дамир Таһир улы, комиссия әгъзалары, җаваплы җитәкчеләр-белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.