Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары Әтнә районы гомуми белем бирү учреждениеләренең җиде мәйданчыгында чыгыш ясады. Очрашулар вакытында укучыларны хокук бозулар, җинаятьләр кылуда административ җаваплылык, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз - үзләрен тоту һәм яшьләр сәясәтенең топ-проектлары турында таныштырдылар.