2023 елның 21 сентябрендә Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Бердәм Россия белән карьерам" партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре тарафыннан "өлкәннәр көне" уңаеннан пенсия алды яшендәге гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә эш бирүчеләр катнашты:
Мирас+, Менгер АХПК, Әтнә РДК.
Ярминкәдә катнашучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителгән: казанлык операторы, терлекчеләр, кондитерлар, савучылар, төрле эшчеләр һ. б.
Ярминкәгә килүчеләр район предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат алдылар. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре хезмәт законнары, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре турында хәбәр иттеләр. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән дәүләт хезмәтләре турында консультацияләр бирелде.
Вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча гражданнарга эшкә урнашу юнәлешләре бирелде.