Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
“ИШЕГАЛДЫНА КАДӘР САГЫНАМ”
2013 елның 7 сентябре, шимбә
Нәкыйбә әби көздән язга кадәр Казанда, кече кызында яши. Ә инде язга аяк басуга, туган авылына ашкына. Кызы да: “Кунакка кайткаларбыз. Бездә генә тор, дип тә әйтәбез, югыйсә”, – ди.
1 сентябрь көнне 90 яшен тутыручы Нәкыйбә Гали кызын район башлыгы һәм хакимият исеменнән район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, башкарма комитетның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, урынбасары Ләйлә Мөхәммәтҗанова һәм җирле ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова туган көне белән котладылар. Юбиляр кунакларны ишегалдында ук каршы алды. Шөкер, аек акыллы, сау-сәламәт, зиһене дә бөтен.
Әби артыннан өйгә уздык.
– Коръән ашы уздырырга исәплибез, – диде хуҗабикә, җәелгән табын артына чакырып.
Нәкыйбә әби җиде баланың олысы булып дөньяга килгән. “Хәзер икәү генә калдык”, – дип көрсенә. Ире Ярулла Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан соңгы авырлыкларны бергә кичергәннәр. Күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Тормыш иптәше трактор йөртә, ат җигә. Барысы биш бала тәрбияләп үстерәләр.
– 50 яшьтән үк пенсиягә чыксам да, 56 яшь тулганчы эшләдем. Яшь бозаулар тәрбияләдем, – дип әйтә “Ак әби” горур елмаеп.
Шунда ук бергә эшләгән яшьтәшләрен сагынып искә ала. Ул яшәгән урамда исән-сау чордашларын булмауга пошына.
Нәкыйбә әбинең гаять йорт җанлы булуына сокландым. Ишегалды, лапас тирәсендәге, ике бакча арасындагы сукмакта үскән чүп үләннәрен чалгы тотып үзе чаба икән!
– Мунча янындагы карт агачны кистерегез әле. Йорт-җиргә, электр чыбыкларына зыяны килер. – Әнә шулай авыл җирлеге башлыгына да мөрәҗәгать итте.
Авыл җирлеге башлыгы:
– Күптән кистерә идек. Үзегез булмагач кына кыймадык. Рөхсәтегез булса, хәл итәбез, – дип ышандырды.
– Казанда яшәсәм дә, мондагы һәр каккан казык өчен борчылып, барлап ятам. Барысы да күңелемә якын, – ди Нәкыйбә әби.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз