Мәктәпләрдә – белем бәйрәме

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Уку елын 78 укучы белән башлап җибәрде Түбән Көек урта мәктәбе. Июнь аенда бер укучысын олы тормыш юлына озатса, сентябрьдә 10 баланы беренче сыйныфка кабул итте. Бер кыенлык: әнә шул сабыйлар мәктәп бусагасын урамнан атлап керәләр. Чөнки авылда балалар бакчасы, анысы булмагач балаларда башлангыч белем юк. Шулай да  бәйрәмгә әзерләнгәннәр.

Укучыларга 18 укытучы белем бирә. “Безнең иң әйбәт укытучыбыз” бәйгесендә ел саен ике укытучыбыз җиңеп бара. Рус теле укытучысы Эльвера Фәтхрахманова икенче тапкыр, ә татар теле укытучы Гөлшат Галиәхмәтова  беренче тапкыр җиңүгә иреште”, – ди мәктәп директоры Сөмбел Кадимова. Олимпиадаларда алынган 12 урынның да 7се – Гөлшатныкы, 3се Эльвераныкы. Җиңүгә ирешкән укучыларны да онытмаганнар, быел Мактау кәгазенә конверт беркетелгән. Ә анда – акча, бер урынга – 300 сум. Өч урын алган укучыны 1000сум белән бүләкләделәр. Монысы да үзенә күрә бер стимул. Хуҗалык эшендә катнашкан укучылар да сөенеп бетә алмый, “Көтү көткән өчен уныбызга да  мәктәп формасы алыр өчен 2,5 мең сум акча бирде Әнәс абый”, – диләр. “Белем көне” белән котларга да авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев буш кул белән килмәгән.

Сүрия МӘХМҮТОВА  

Быелгы бәйрәмне  үзем укыган Олы Мәңгәр урта мәктәбендә күрү насыйп булды. Мәктәп һәркайсыбызның  күңел  түрендә иң якты, матур истәлекләре белән  саклана. Тәмамлаганга күп еллар узса да, азмы-күпме дәрәҗәдә аның яңалыклары, укучыларның уңышлары белән дә кызыксынып торабыз. Ирексездән үзебез укыган чор белән чагыштырып алабыз. Заманында  матур традицияләре, көчле укытучылар составы белән  дан тоткан мәктәбемнең бүгенге көненә битараф түгелмен. Шул кызыксыну бирегә алып килде дә. Күзгә ташланганы – балалар саны без укыган еллардагыдан күпкә ким. Укытучылар арасында яшьләр күп. Ә калганы нәкъ безнеке кебек – шул ук ак алъяпкычлар, форма күлмәге, ак бантлар...  Барысы да бер төрледән булгач, карап торырга ук күңелле. Мәктәптә быел яңа җитәкче – Зөлфия Муллагалиева. Беренче сыйныфка 8 бала кергән. Барлыгы 93 укучы белем алачак. Узган уку елын бишкә генә тәмамлаган укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмгә кунаклар да чакырганнар – “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев. Күмәк хуҗалык идарәсе беренчеләр өчен бүләкләр  әзерләгән. Шуны да әйтеп узасым килә, бездә күмәк хуҗалык белән мәктәп тыгыз элемтәдә. Укучыларның уңышларына да, уңышсызлыкларына да битараф түгелләр. Ел да уза торган “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы призына үтә торган көрәш ярышлары  әнә шуның нәтиҗәсе. Балалар яратып йөргән көрәш түгәрәге, узган елдан алып барылучы дин түгәрәкләре дә күмәк хуҗалык ярдәме белән яши. Укучыларны кызыксындырырдай яңа фикерләре дә юк түгел. Киләчәк күрсәтер.

Фәридә ФИЛАТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International