Кемнәр алар – Әтнәнең футбол чемпионнары?

2013 елның 31 августы, шимбә

Хәзерге заманда яшьләрне көннәр буе “трай” тибеп йөрүдз гаепләүчеләр бар. Ә менә Әтнә яшьләренә әлеге сүзләрне берәү дә әйтә алмас, мөгаен. Чөнки быел районда җәй буе “трай” түгел, ә туп типтеләр! 9 команда катнашында башланып киткән футбол буенча Әтнә чемпионаты җанатарларны иң кискен уеннар, истә калырлык голлар белән үзенә җәлеп итте. Һәм менә плей-оффның соңгы уеннары – “Әтнә” командасы – чемпион! “Көмеш медаль”ләр хуҗалары – “Затлы” командасы, 3-4 урыннарны Күәм һәм Бәрәскә командалары бүлеште. Шунысын да әйтү урынлы булыр, Әтнәнең спорт сөючеләре әлеге чемпионатка иганәчелек иткән Ленин ис., “Таң”, “Тукай”, “Шахтер” хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәр Рәшит Абдуллаҗановка рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International