“КҮШӘР”ДӘ ТӨГӘЛЛИЛӘР

2013 елның 23 августы, җомга

“Күшәр” хуҗалыгының солы басуында комбайнчылар да, шоферлар да елмаеп каршы алдылар.

Гел елмаеп, уен-көлке сөйләп, көлешеп торуның сәбәбе бар. Һава торышы ирек бирсә, бүген республикада беренчеләрдән булып, быелгы урып-җыюны төгәллиләр.

– Нибары 111 гектар мәйданда солы суктырасы калды, – дип шатлыгы белән уртаклашты хуҗалыкның агрономы һәм бер үк вакытта комбайнда эшләүче Динар Гарипов.

– Комбайннарыбыз ватылмыйча эш­ләп бетерергә язсын инде. Ике басуда әле ул, – диләр комбайнчылар.

– Барлык эшләгән чорыбыз 10 көн тирәсе генә тәшкил итте... – Монысы комбайнчы Рәдиф Сәфәров фикере.

– Әлбәттә, ватылып тукталулар булмады, диярлек. Ике тапкыр басуга алып килеп ашаттылар. Төшке аш вакытында да комбайннар туктап тормады. Алышынып ашап алдык. Нәтиҗәдә, уракны быел тизрәк төгәлләдек кебек, – дип, аның фикерен иптәшләре күтәреп алды.

Урып-җыюны тоткарлыксыз тә­мам­лау­га комбайн астыннан ындыр табагына ташучы шоферларның өлеше зур булды. “КамАЗ” шоферлары Вәдүт Хәкимҗанов, Азат Әхмәтов, “ГАЗ-53” рулен боручы Ирек Шаһиев нык тырыштылар. “Басу – амбар” юлын берөзлексез таптадылар.

Ындыр табагында да эш бик яхшы оештырылган. Хәер, бу хакта газетабызның алдагы санында язган идек инде. “ГАЗ-53” машинасында Рөстәм Нигъмәтҗанов ашлык күчерде. Амбар техникасында Алмаз Сәфәров, Зөлфәт Хәйруллин, Илсаф Гарипов, Мөдәрис Шакиров яхшы эшләделәр.

Хуҗалык белгечләре:

– Бу – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы төгәлләүгә хуҗалыктагы һәркемнең өле­ше керде. Намус белән, чын күңелдән эшләдек, – диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International