"Электрон чират" сервисы гражданнарга эш материаллары белән танышу, суд акты бирү, шул исәптән законлы көченә керү билгесе белән, башкару кәгазе яки архив документлары белән танышу өчен суд участогына кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.
Җәмәгать судьясының суд участогына онлайн язылу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының беренче битендә урнашкан "Гаделлек онлайн" бүлегенә күчеп, «Судка кабул итүгә язылу»ны сайларга кирәк. Аннары суд булачак районны һәм суд участогы номерын күрсәтергә кирәк.
Алдан язылу буенча гражданнарны кабул итү чират тәртибендә алдан язылмыйча гражданнарны кабул итү белән параллель рәвештә алып барыла.