Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде.
Олы кунаклар вертолетта басу-кырларны карап бер кат әйләнгәннән соң, “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Комыргуҗадагы мөгезле эре терлек тәрбияләү комплексы янәшәсенә төштеләр. Биредә аларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән “Шахтер” директоры Әнәс Хәкимов каршылады.
Комплекс белән танышуны бозаулату торагыннан башладылар. Яследәге яшь бозауларны да карадылар. Президент яшь терлекләрнең сакланышы белән кызыксынды. “Сакланыш – 98,9 процент”, дигән җавап алгач, соклануын белдерде. Биредәге тулай савымны, аның арта баруын күзаллагач:
– Сез “Кызыл Шәрыкъ”ны да узып китәрсез ахыры, – дип куйды.
Саву залы белән дә танышты, савым сыерларының чипланган, ә барлык мәгълүматларның компьютерда саклануы хакында тыңлагач, нәтиҗә ясады.
– Менә шундый типтагы фермаларга өстенлек бирергә кирәк. Теләүчеләр килсеннәр, күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Чынлап та эшләргә теләүчеләрне бирегә алып килегез, – дип Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.
Авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән дә очрашып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Урып-җыю барышына тукталып:
– Эш яхшы оештырылган. Кукуруз әйбәт булырга охшаган. Быелгы ел игенчелек өчен авыр килде. Шуңа да карамастан бөтен көчне туплап, уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу кирәк, – диде.